Эшлекле киңәшмә

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

    Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов район оешмалары җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. Электрон ветеринар сертификациясен гамәлгә кертү турында Руслан Шакиров чыгыш ясады. Алексей Ананьев җәйге коену чорында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү максатыннан профилактик чараларны көчәйтү хакында сөйләде. Киңәшмәнең икенче өлешендә Кама Тамагы муниципаль районы террорга каршы тору комиссиясенең утырышы үтте. Утырышта футбол буенча 2018 елда үтәчәк Дөнья Чемпионатына кагылышлы мәсәләләр каралды.                   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International