Юилей белән котлау

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

    Бүген Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина һәм Куйбышев Затоны поселок башлыгы Николай Ефимов Телицин Владимир Васильвичны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбилярга истәлекле бүләк һәм Россия Президенты В.В.Путиннын котлау открыткасын тапшырдылар. Владимир Васильвич Телицин 1928 елның 21 маенда Куйбышев районында туа. 16 яшеннән хезмәт итә башлый, төрле эшләрдә эшләп лаеклы ялга чыга. 1954 елда Валентина Петровна белән тормыш корып җибәрәләр, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. 3 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар. Владимир Васильевич тыл хезмәтчәне, күп кенә юбилей бүләкләре иясе.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International