17-19 май көннәрендә Казан шәһәре бадминтон үзәгендә Рәсәй бадминтон милли федерация беренчелеге үтте. Бәйгедә Рәсәйнең 10 төбәгеннән 2008 елда туган һәм аннан яшь 100 спортчы көч сынашты. Татарстан җыелма командасы составында әлеге турнирда безнең районнан 4 яшь спортчы –Галиуллин Данияр, Сергеев Ринат, Төхфәтуллин Шамил, Уфандеева Милена катнаштылар. Без аларны шундый югары дәрәҗәдәге ярышларда тагын да катнашырлар дип ышанып калабыз.