22 май көнне “Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәткәрләре Куйбышев Затон китапханәсе мөдире Вера Заикина белән берлектә социаль ярдәм алучы өлкәннәр өчен бөек рус язучысы Л. Н. Толстой иҗатына багышланган чара үткәрделәр. Чара барышында өлкәннәр авторның сәнгать җимешләренең камиллегенә сокландылар, фикер алыштылар , моңа өстәп үз истәлекләре белән уртаклаштылар. Чара чәй өстәле артында дәвам итте, өлкәннәр бәйрәм атмосферасы булдырган өчен чараны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.