Яз җитү белән күпчелек кеше үз бакчаларына ашыга. Тик, җир мөнәсәбәтләре аркасында, күршеләр арасында еш кына бәхәсләр туа: кем кемнең җирендә коймасын корган, яки күршесенең җирендә үсемтеләр утырткан? Бу очракта гражданнарга нәрсә эшләргә, барлыкка килгән проблеманы хәл итү юллары турында Татарстан Росреестр хезмәткәре Әдилә Хаҗеева сөйләячәк. Болгар Радиосын 27 майда 8.24 сәгатьтә "Авыл сулышы" тапшыруында 91,5 FM дулкында тыңлагыз.
Росреестр матбугат- хезмәте