Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лохановның Россиядә эшмәкәрләр көне белән котлавы!

2018 елның 26 мае, шимбә

Хөрмәтле эшмәкәрләр!

Сезне Россиядә эшмәкәрләр көне белән котлыйм!

Без бу көнне энергияле, инициативалы, иҗади-актив, үз эшләрен оештырып, аны уңышлы тормышка ашыручыларны котлыйбыз. Кешеләргә кирәкле товарлар сатып һәм хезмәт күрсәтеп, эшмәкәрләр икътисадны үстереп кенә калмыйча, социаль мәсьәләләрне хәл итүдә дә үзләреннән өлеш кертәләр. 

Районда үз эшләрен алып баручы, социаль проблемаларны хәл итүдә актив катнашучы, Кама Тамагы муниципаль районын үстерүдә ярдәм итүче эшмәкәрләргә зур рәхмәт белдерәм.

Сезгә билгеләнгән планнарыгызның тормышка ашуын, сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете телим.

 

Кама Тамагы муниципаль район башлыгы                                   П.Н.Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International