Казан шәһәрендә нәфис гимнастика буенча ачык турнир үтте

2018 елның 28 мае, дүшәмбе

    23-25 май көннәрендә Казан шәһәре гимнастика Үзәгендә нәфис гимнастика буенча “Казан утлары” ачык турниры үтте. Турнирда Кама Тамагы муниципаль районы балалар-яшьүсмерләр спорт мәктәбенә йөрүче 6 кыз бала катнашты. Безнең спортсмен кызлар турнирда әйбәт чыгыш ясадылар, ә Мөхәммәдуллина Камилла “Нәфис гимнастика йолдызчыгы” номинациясендә Мактау къәгазе белән бүләкләнде. Кызларны уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз!    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International