29 май көнне сәгать 8.00-12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Халыкара балаларны яклау көненә багышлап "Кайнар линия" үткәрә. Югарыда билгеләнгән вакыт аралыгында сез Казанда (843)255-25-71 номеры буенча Росреестр идарәсе бүлек җитәкчесе урынбасары Ильсия Казаковага мөрәҗәгать итеп, балалар катнашы белән бәйле булган күчемсез милекне рәсмиләштерү үзенчәлекләре буенча булган сорауларга җаваплар ала аласыз. Башка районнарда яшәүчеләр өчен "Кайнар линия" телефоннары Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең рәсми сайтында урнаштырылган (rosreestr.tatarstan.ru).
Росреестр матбугат-хезмәте