Юбилей белән котлау

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

   Бүген Гарифуллина Рауза Талип кызына 90 яшь тулды. Әлеге олуг юбилее белән аны социаль мәсәләләр буенча муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина, Олы Карамал авыл җирлеге башлыгы Эдуард Байдамшин котладылар. Юбилярга изге теләкләрен җиткерделәр, чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк һәм Россия Президенты В.В.Путинның котлау открыткасын тапшырдылар. Гарифуллина Рауза Талип кызы 1928 елның 30 маенда Бәрлегуҗа авылында күп балалы гаиләдә туа. Мәктәптә 7 сыйныф белем ала. Күп кенә сугыш чоры балалары кебек яшьтән үк колхозга булыша. 1945 елдан аның хезмәт эшчәнлеге башлана. Колхозда төрле эшләрдә эшли. Соңгы елларда кибеттә эшләп пенсиягә чыга. Күп тапкырлар бүләкләр һәм мактау грамоталары ала. Хезмәт ветераны. Ире, сугыш ветераны Гафият Гарифуллин белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International