Хөрмәтле каматамагылылар!

2018 елның 1 июне, җомга

     Сезне чын күңелемнән Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм. Балалар – безнең зур байлыгыбыз. Тормышыбызның мәгънәсе, киләчәк өметебез. Бу көн безгә һәр бала язмышы өчен җаваплылык турында искәртә, аларның рухи һәм физик үсеше өчен шартлар тудырып, кайгыртып яшәү безнең бурычыбыз. Без киләчәгебезне алар кулына тапшырабыз һәм алар ярдәмендә  җәмгыятебезнең  иминлеге, чәчәк атуына ирешәчәкбез.

Без талантлы, сәләтле, зур өметләр тудыручы балалар белән горурланабыз. Яшь булуларына карамастан, алар даими рәвештә олимпиадаларда, конкурсларда, спорт ярышларында җиңү яулыйлар. Яшь каматамагылыларга билгеләнгән планнарының тормышка ашуын, уңышлар, сәламәтлек телим.

 

 

                     Кама Тамагы муниципаль  район башлыгы                                                             П.Н.Лоханов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International