Юбилей белән котлау

2018 елның 1 июне, җомга

    Бүген Вәлиәхмәтова Саимә Вәлиәхмәт кызына 95 яшь тулды. Әлеге олуг юбилее белән аны Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, социаль мәсәләләр буенча муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина, Олы Бортас авыл җирлеге башлыгы Радик Сәъгдиев котладылар. Юбилярга изге теләкләрен җиткерделәр, чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк һәм Россия Президенты В.В.Путинның котлау открыткасын тапшырдылар. Вәлиәхмәтова Саимә Вәлиәхмәт кызы 01.06.1923 елда Олы Бортас авылында туа. 7 айлык вакытында бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә инвалид кала. Ике яшьлек вакытында әнисе улеп, үги әни тәрбиясендә усә. Мәктәптә белем ала алмый. Инвалид булу сәбәпле колхоз эшләрендә катнаша алмаса да, сугыш чорында кырда эшләүче колхозчыларның балаларын карый, оекбашлар, бияләйләр бәйли. Авылга эшкә килүчеләрне, укытучыларны квартирда тотып колхозга ярдәм итә. Хәзерге вакытта сеңелесенең кызы һәм аның ире тәрбиясендә авылда яши.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International