Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов район оешмалары җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. Балаларның җәйге ялын һәм мәшгульлеген оештыру турында Елена Гимадеева чыгыш ясады. Руслан Ульфатов 2017-2018 елгы ягу сезонының төгәлләнүе һәм 2018-2019 елга ягу сезоны планнары хакында сөйләде. Киңәшмәнең икенче өлешендә финанас мәсәләләре, шәхси хуҗалалыкларда эре мөгезле терлекләргә лейкозга каршы прорфилактик чаралар үткәрү һәм башка сораулар каралды.