“Богородский рай” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә балаларны яклау көненә багышлап “Балачак бәйрәме” исемле чара үткәрделәр. Балалар төрле бәйгеләрдә, флеш-мобта катнаштылар, асфальтта рәсем ясадылар, биеделәр. Бәйрәм бик кызыклы һәм күңелле үтте, балаларда искиткеч тәэсирләр калдырды.
Мәкалә авторы: Венера Хәсәнова Фото: Гөлназ Мәхмутова