Хөрмәтле Кама Тамагы районы социаль хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Сез үзегезне игелекле эшкә – авыр тормыш хәлендә калган, ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗ кешеләргә ярдәм итүгә багышлагансыз. Бу хезмәтне башкаларны кайгыртуга үзен тулысынча багышлаган кешеләр генә башкара ала. Сез ветераннарга, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, балаларга, өлкәннәргә ярдәм итәсез. Бу кешеләрнең язмышы һәм аларның проблемаларын хәл итү сезнең һөнәрилегегезгә, аларга игелекле, игътибарлы мөнәсәбәтегезгә бәйле.
Тынгысыз хезмәтегез, игелекле йөрәгегез, ярдәмгә мохтаҗларга күңел җылыгызны бирүегез өчен зур рәхмәт. Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс көч, гаилә бәхете һәм эшегездә уңышлар телим.
Кама Тамагы муниципаль район башлыгы П.Н.Лоханов