МУП «Метроэлектротранс» - Казан шәһәрендә җәмәгать пассажир транспортының эре оешмаларыннан берсе, шуңа күрә кадрлар әзерләү һәрвакыт актуаль булып кала. Бүгенге көндә предприятие түбәндәге һөнәрләр буенча кадрларга бик мохтаҗ:
- трамвай һәм троллейбус кондукторы (хезмәт хакы 40 000 сум);
- трамвай йөртүче (хезмәт хакы 60 000 сумга кадәр);
- троллейбус йөртүче (хезмәт хакы 60 000 сумга кадәр).
Уку һәм стажировка предприятиенең укыту үзәгендә үтә. Чит шәһәрдән килүчеләргә, укыган чорда тулай торак бирелә. Шулай ук предприятие «Эшсез гражданнарга күченүдә булышлык күрсәтү» программасы буенча эшли. Моннан тыш, хезмәткәрләр тулы социаль пакетка ия. Барлык туган сораулар белән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: Кама Тамагы штп, К.Маркс урамы, 2а йорты, телефон: (84377) 2-14-67.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге