Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итә

2018 елның 9 июне, шимбә

    Районның авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә чәчү төгәлләнде. Ләкин шул ук вакытта аграр тармак хезмәтчәннәре алдына башка мөһим мәсәләләр – үсемлекләрне чүп үләннәреннән чистарту һәм зыян сала торган корткычлардан саклау эшләре килеп басты. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итүенчә 7 июньгә чүп үләннәренә каршы 7505 га, корткычларга каршы 1710 га, авыруларга каршы 215 га да чәчүлек җирләре эшкәртелгән. Бер үк вакытта үсемлекләрне өстән һәм тамырдан тукландыру да бара. Карбомид белән тукландыру 3700 га, тамырдан тукландыру 214 га башкарылган. Бу эшләрне башкару өчен 3 үзйөрешле һәм 7 тагылма сиптергечләр җәлеп ителгән. Һава торышының тотырыксыз булуына карамастан хуҗалыкларга бу эшләрне тизләтергә мөһим, чөнки ул киләчәк уңышның нигезе булып тора.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International