Тенеш поселогының “Радуга” мәктәп яны лагерьында ял итүче балалар район туган якны өйрәнү музеена эчтәлекле экскурсиягә килделәр. Алар бик кызыксынып экскурсоводны тыңладылар, бер- берсе белән үзлренең музейда алган тәэсирләрен бүлештеләр. Малайларда гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы вакытындагы сугыш кораллары кызыксыну уяткан булса, кызлар кием, бизәнү әйберләре, йорт кирәк- яракларын кызыксынып карадылар. Әлеге эчтәлекле экскурсиянең максаты балаларда туган як, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, аларның мәдәни һәм тарихи мираслары турындак күбрәк кызыксыну уяту иде.
Мәкалә авторы һәм фото: Гоар Кетцян.