Татарстан Республикасында яшәүче хатын-кызлар түләүсез укырга һәм 100 мең сум күләмендә грант отырга мөмкиннәр

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

    Татарстан Республикасында яшәүче хатын-кызларның эшмәкәрлек серләрен үзләштерү максатында түләүсез укырга һәм 100 мең сум күләмендә грант отырга мөмкинлекләре бар. Моның өчен Республикада “Эни-эшмәкәр” федераль уку проектын үткәрергә планлаштыралар. Аның максаты- Татарстанда  хатын-кызлар эшмәкәрлеген киңрәк җәелдерү. Укуның йомгаклау өлеше булып, проектта катнашучылар арасында бәйге булачак, җиңүче үз эшчәнлеген башлап җибәрү өчен 100 мең сум күләмендә грант алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International