12 июнь көнне “Акчарлак” спорт-сәләмәтләндерү комплексында Россия көненә багышлап спорт сөюче гаиләләр арасында бадминтон буенча район турниры үтте. Турнирда 7 гаилә катнашты.Ярышлар ике төр буенча бик киеренке һәм мавыктыргыч узды. Бәйгедә катнашучы барлык гаиләләрдә истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Ата-аналар, балаларда уеннан бик канәгать калдылар.