Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лохановның Ураза бәйрәме белән котлавы!

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле мөселманнар!

Чын күңелемнән сезне Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм. Бүген дөньядагы барлык мөселманнар рухи пакьлек, камиллек биргән Ураза гаетен билгеләп үтә. Бәйрәм үз эченә тирән әхлакый мәгънә, камиллеккә омтылу, яхшылык эшләү һәм мохтаҗларга ярдәм итүне алган. Бу –берләшү, чын кыйммәтләрне,туганлыкны, дуслыкны ныгыту бәйрәме. Ул рухи тынычлык, игелекле ниятләрнең кабул булуына ышаныч алып килә. Ураза бәйрәме барыбызга да җан җылысы бүләк итсен, йөрәкләребезне шатлык һәм мәхәббәт белән сугарсын! Сезгә тынычлык, бәхет һәм мул тормыш телим! 

 

Кама Тамагы муниципаль район башлыгы                                                       П.Н. Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International