Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лохановның милли бәйрәм Сабан туй белән котлавы!

2018 елның 16 июне, шимбә

Кадерле каматамагылылар һәм районыбыз кунаклары!

Сезне татарларның һәм республикада яшәүче барлык кешеләрнең көтеп алган яраткан бәйрәмнәренең берсе – Сабан туе белән котлыйм!

Бу бәйрәм язгы кыр эшләре тәмамлануны белдерә һәм безне милли традицияләр башлангычына кайтарып, тынычлык, игелек һәм үзара ихтирамны чагылдыра. Сабан туе Татарстанда  гына түгел Россиянең башка төбәкләрендә дә билгеләп үтелә.

Сабан туенда без беренче чиратта авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез. Нәкъ менә аларның фидакарь хезмәте бай уңышка нигез сала. Изге теләкләребезне авыл хуҗалыгы ветераннарына да җиткерәбез.

Агымдагы елда да бәйрәм күңелле үтәр һәм онытылмас тәэсирләр калдырыр дип ышанам.

Бәйрәм көнендә бәхет, шатлык, гаиләләрегезгә иминлек, барлык планнарыгызның тормышка ашун телим, барыгызны да бәйрәмдә көтеп калабыз!

 

Кама Тамагы муниципаль район башлыгы                                                   П.Н. Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International