Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лохановның cәламәтлек саклау хезмәткәрләре көне белән котлавы!

2018 елның 16 июне, шимбә

Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннар!

Барыгызны да да һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!

Үз тормышларын игелекле эшкә – кешеләр  сәламәтлеген кайгыртуга багышланган бу һөнәр ияләре аерым хөрмәткә лаек. Җәмгыятебездә бу таләп ителгән һәм җаваплы хезмәт сездән Гиппократ антына тугры калуны гына түгел, тирән белем, түземлек, сизгерлек, күңел җылысы да таләп итә.

Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә уңышлар телим. Авыруларның шат елмайган йөзләре, рәхмәт сүзе хезмәтегездә бүләк булсын.

 

Кама Тамагы район башлыгы                                                 П.Н. Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International