16 июнь көнне, Сабантуй бәйрәмендә, туган якны өйрәнү музее Сабантуй кунаклары өчен “Татар ызбасы” экспозициясен тәкъдим иттеләр һәм табигать почмагы оештырдылар. Ызба элеккеге татар ызбасы рухында эшләнгән иде. Сабантуйга килүчеләр, кунаклар ыэбаның һәр җиһазын, эшләнмәләрен зур кызыксыну белән карадылар.Алар шулай ук музей сувенирлары куелган палатканы читләтеп үтмәделәр, ә табигать почмагы олыларда да балаларда да көчле тәэсирләр калдырды. Биредә безнең якта яшүче җәнлекләр һәм кошларның ясалма сыннары куелган иде.
Мәкалә авторы Гоар Кетцян.
Фото Рәсимә Идиятова.