Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе хәбәр итә

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

    Кама Тамагы район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Руслан Шакиров, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге җитәкчесе Госман Камалиев, республика ветеринария лабораториясе специалисты терлекләрнең җәйге көтүлекләрдә торышы белән танышу максатыннан “Нармонка” агрофирмасының “Сөйки” һәм “Бортас”бүлекчәләрендә “Олы Кариле”акционерлык җәмгыятьендә булдылар. Көтүлекләрне карап чыкканнан соң алар терлекләрне ашату һәм эчертү әйбәт оештырылган дигән нәтиҗәгә килделәр, терлекчеләргә үзләренең киңәшләрен бирделәр.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International