21 июнь көнне район балалар китапханәсендә Сөйки урта мәктәбе яны балалар лагерына йөрүче балалар өчен “Әкиятләр дөньясына сәяхәт” исемле әдәби викторина үткәрделәр. Балалар әкият әйтеме һәм төрләре белән таныштылар, викторина-уенда катнаштылар. Соңыннан балалар өчен китапханә буйлап экскурсия үткәрделәр.