#Тарихи хәтер: "Хәтер һәм кайгы" көне"

2018 елның 22 июне, җомга

Хөрмәтле каматамагылылар!

22 июнь  –Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе- Бөек Ватан сугышы башланган көн.                                                 

Хәтер һәм кайгы көнендә фашист концлагерьпарында, сугыш кырларында ятып калучылар истәлеге алдында баш иябез. Үзләренең фидакарь хезмәтләре белән җиңүне якынайткан тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт белдерәбез. Еллар аша алар хезмәтенә карагач, җирдә вакыт та, дошман да юкка чыгара алмаган көч барлыгын аңлыйсың-ул үз Ватаныңа карата мәхәббәт хисе. Без – сугыш каһарманнарының балалары, оныклары халкыбызның бөек батырлыгы турындагы истәлекне мәңге сакларга, тарих буларак хөрмәтләргә тиеш. Сугыш ачысы ветераннарның, сугыш чоры кешеләренең йөрәк түрләрендә саклана. Аларның батырлыгын без мәңге онытмаска тиеш һәм, иң мөһиме, сугышлар кабатланмасын, күк йөзебез һәрчак аяз булсын!         

 

Кама Тамагы муниципаль  район башлыгы                             П.Н. Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International