“Хәтер шәме” акциясе

2018 елның 22 июне, җомга

    21 июнь көнне 21.00 сәгатьтә Кама Тамагы муниципаль районында “Хәтер шәме” акциясе узды. Район үзәгендә акция Җиңү паркында үтте. 200 йөздән артык кеше хәтер шәмен кабызырга килгән иде. Яшьләр берләшмәләре активистлары, поселок халкы рәтләргә тезелеп шәмнәр белән сугышта һәлак булганнар һәйкәленә таба юнәлделәр. Бу акция сугышта һәлак  булганнар алдында баш ию, аларның якты истәлеген мәңгеләштерү максаты белән оештырыла.“Хәтер шәме” акциясе шулай ук авыл җирлекләрендә дә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International