Эшлекле киңәшмә

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

    Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов район оешмалары җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. Җәйге чорда янгын куркынычызлыгы кагыйдәләрен саклау турында Дмитрий Бобров сөйләп үтте. Ильфат Валиев авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә терлек азыгы хәзерләүнең барышы белән таныштырып китте. Чыгыш ясаучыларны тыңлаганнан соң муниципаль район башлыгы авыл һәм поселок җирлекләре башлыкларына һәм тиешле оешмаларга иясез өйләргә инвентаризация үткәрергә күрсәтмә бирде. Ул шулай ук терлек азыгы хәзерләүне тизләтергә кирәклегенә басым ясады. Киңәшмәнең икенче өлешендә төрле мәсәләләр каралды.                        

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International