27 июнь көнне Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда мәдәният йорты хезмәткәрләре, яшьләр эше һәм спорт бүлеге белән берлектә “Яшьләр көненә” багышлап чара уздырдылар. Әлеге чараны үткәрү кысаларында наркоманиягә каршы көрәшү көненә карата иң яхшы рәсем бәйгесе үткәрелде. Рәсем ясауда катнашучы барлык балаларда бүләкләр белән бүләкләнде.