Бүген Самара шәһәрендә 30 нчы тапкыр Самара өлкәсе татар халкы бәйрәме Сабантуй гөрләп үтә. Әлеге күркәм бәйрәмдә Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов җитәкчелегендә безнең районнан да делегация катнаша. Самара өлкәсе һәм шәһәре артистлары белән беррәттән Сабантуйда Кама Тамагы муниципаль районы үзешчән артистлары да бәйрәм кунакларына үзләренең бай концерт номерларын күрсәтәләр.