Хөрмәтле каматамагылылар!
Чын күңелдән сезне матур бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм. Гаилә, якыннарың турында кайгырту, мәхәббәт, тугрылык – кеше тормышына аерым мәгънә өстәүче, бәхет һәм шатлыкны тулысынча тату мөмкинлеге бирүче, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итүче төп кыйммәтләр. Гаилә һәрберебездән балаларыбызның, ата-аналарыбызның, туганнарыбызның һәм якыннарыбызның иминлеге һәм язмышы өчен җаваплылык таләп итә. Тату һәм нык гаилә – көчле һәм ышанычлы дәүләтнең нигезе. Еллар буена мәхәббәт һәм тугрылыкны саклап, гаилә учагыгызны сүндермичә, иминлектә, тынычлыкта һәм татулыкта яшәвегезне телим.
Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Павел Лоханов