Гаилә, мәхәббәт Һәм тугрылык көненә карата тантаналы чаралар булып үтте

2018 елның 8 июле, якшәмбе

    Бүген Кама Тамагы муниципаль районында гаилә, мәхәббәт Һәм тугрылык көненә карата тантаналы чаралар булып үтте. Иске Барыш авыл җирлегендә  Рәфит һәм Рәмзия Хәмидуллиннарга тантаналы шартларда мәхәббәт һәм  тугрылык өчен медале тапшырдылар. Чарада Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина,  Иске Барыш авл җирлеге башлыгы Ильшат Зиганшин, туганнары һәм якыннары катнаштылар. Көннең икенче яртысында                     Т. Миңнуллин исемендәге паркта Елена Владимировна Романовлар гаиләсен котлады.Бу күп балалы гаилә, аларның өченче балалары 2018 елның январь аенда туган. 29 яше тулмаган хатын-кызларга өченче баласы туган очракта Татарстан Республикасы бюджетыннан 100 мең сум күләмендә  бер тапкыр түләнелә торган акчалата ярдәм түләнә. Бу безнең районда шуный акчалата ярдәмне алучы өченче гаилә. Романовлар гаиләсе эш сөючән, үрнәк гаилә. Шуннан соң ул чарага җыелган халыкка Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лохановның бәйрәм котлавын укыды. Ахырдан бәйрәм хөрмәтенә концерт булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International