“Булгария” теплоходы фаҗигасендә һәлак булучыларны искә алу чарасы

2018 елның 10 июле, сишәмбе

    Бүген Сөйки авылына якын Идел ярындагы мемориаль комплекста 2011 елның 10 июлендә “Булгария” теплоходы фаҗигасендә һәлак булучыларны искә алу чарасы булып үтте. Әлеге куркыныч фаҗигада 122 кеше суга батып үлде, шулар арасында 28-е балалар. Бирегә һәлак булучыларның якыннары һәм туганнары килгән иде. Искә алу чарасында Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов, Татарстан Республикасы буенча кече суднолар дәүләт баш инспекторы Юрий Венедиктов, Татарстан Республикасы кече суднолар дәүләт инспекциясе үзәге җитәкчесе Игорь Савкин һәм “Арабелла” теплоходы капитаны Роман Лизалин катнаштылар. Митингны алып баручылар һәлак булучыларның исемнәрен атап киттеләр. Соңыннан аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, мемориальгә чәчәкләр куйдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International