Авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә ашлык җыю комбайннарының урып-җыюга әзерлеген тикшерделәр

2018 елның 13 июле, җомга

    Дәүләт техник күзәтчелеге инспекторы Хәмит Гайнуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге консультанты Ильнар Исмәгыйлов ашлык җыю комбайннарының 2018 ел уңышын җыеп алуга әзерлеген өйрәнү максатыннан авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә булдылар. Районда барлыгы 33 ашлык җыю комбайны исәпләнә, шуларның 26 авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә, 7 се крестьян-фермер хуҗалыкларында. Барлык хуҗалыкларда да төзәтү эшләре тулы көченә бара, якын араларда аларга барлык техниканы төзәтеп бетерү бурычы куелды. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 23июль белән 27 июль аралыгында агропромышленность комплексына керүче оешмалар арасында 2018 ел уңышын җыеп алуга әзерлеккә бәйге үткәрергә җыена.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International