Бу көннәрдә эссе һава торышы саклана, коену сезонының кызган чагы. Күп кенә кешеләр эсселектән суда коенып качырга тырышалар. Профилактик чаралар күрелүгә карамастан җәй башыннан бирле Татарстан Республикасында 50 дән артык кеше суга батып үлде. Район халкы һәм су буенда ял итүчеләр таныш булмаган сулыкларда су коенмаска, ярдан бик эчкә йөзеп кермәскә, суда шаярмаска, балаларны олылар күзәтүеннән башка суга кертмәскә, спиртлы эчемлекләр эчкән килеш суда коенмаска һәм башка куркынычызлык кагыйдәләрен сакларга тиешләр. Суда коену кагыйдәләрен бозган кешеләр административ җаваплылыкка тартылачаклар.