Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов район оешмалары җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. Район гомуми белем бирү мәктәпләре чыгарылыш сыйныф укучылары тарафыннан Бердәм дәүләт имтиханнарын бирүнең нәтиҗәләре турында Елена Гимадеева чыгыш ясады. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять "Камское икмәк кабул итү предприятиесен” 2018 ел уңышын кабул итүгә әзерләү хакында Ринат Саттаров сөйләде. Киңәшмәнең икенче өлешендә җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү һәм күчерү, инвалидларны эшкә урнаштыру мәсәләләре каралды. Чыгыш ясаучыларны тыңлаганнан соң муниципаль район башлыгы тиешле оешмаларга һәм җитәкчеләргә инвалидларны, шулай ук мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы зшсезләрне эшкә урнаштыруны контрольдә тотарга күрсәтмә бирде.