Т. Миңнуллин исемендәге паркта «Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” нең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Аида Идрисова һәм Венера Хәсәнова балигъ булмаганнар белән “Кем кыюрак һәм көчлерәк” дигә спорт чарасы үткәрделәр. Балалар ике командага бүленеп төрле бәйгеләрдә һәм ярышларда көч сынаштылар, спорт темасына багышланган сорауларга җаваплар бирделәр. Әлеге чараның максаты һәм бурычлары булып, балаларны сәламәт яшү рәвешенә өйрәтү, физик культурага һәм спортка мәхәббәт тәрбияләү тора. Ике команда да уеннарда үзләренең җитезлекләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Чара ахырында бәйгегә нәтиҗәләр ясалды, катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.
Мәкалә авторы: Аида Идрисова
Фото: Венера Хәсәнова