Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять “Нармонка” агрофирмасының 1 нче номерлы филиалы терлек азыгы әзерләү буенча алдынгы урында. 16 июльгә әлеге хуҗалыкта 1207 тонна печән, 4629 тонна сенаж әзерләнгән. 1787 га күпеллык үләннәрнең беренче каты чабып алынган. “Сөйки” бүлекчәсендә 850 тонна сенаж салынган. Азык әзерләүдә механизаторлар Буренин Владимир, Кәримов Ильдар, Загиров Ринат, Вахитов Айдар һәм шофёрлар Зәйнуллин Раил, Равилов Руслан үзләреннән зур өлеш кертәләр.