2018 елның 20 июлендә Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном учреждениясенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Аида Идрисова һәм Гөлназ Хөснетдинова АНО “ЦСП “Кама таңнары”нда балалар белән «Туп мәктәбе» дигән спорт чарасы үткәрделәр. Шул чараның төп максаты балаларны сәламәт яшәү рәвешенә гадәтләндерү.
Төп бурычы: координация хәрәкәтен, чыдамлыкны, җитезлекне үстерү; туп белән уйнау техникасын формалаштыру.
Чара вакытында төрле уеннар үткәрелде: “Вышибалы”, “Ракета”, “В яблоко”, “Кайнар бәрэңге”, “Эт” һәм башкалар.