Уразлино авыл җирлегендә праймериз узды

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

2018 елның 22 июль көнне Кама Тамагы муниципаль районының Уразлино авыл җирлегендә №1 һәм №7 ике бермандатлы депутатсыз округлар буенча алдан тавыш бирү утырышы – праймериз узды.

№1 бермандатлы «Мирный» округы буенча Иванов Сергей Владимир улы һәм Гыйләҗева Гөлназ Шафик кызы депутатлыкка кандидатлар тәкъдим ителде. №7 бермандатлы  «Мәктәп» округы буенча Гыйлмуллин Илгиз Хәбир улы һәм Хәйруллин Илдар Мәрхәб улы депутатлыкка кандидатлар тәкъдим ителде.

Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп тавышны Хәйруллин Илдар һәм Иванов Сергей җыйганнар.

Ике кандидат та «Бердәм Россия» партиясеннән депутатлыкка тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International