27 июль көнне ТР Кама Тамагы муниципаль районында урып-җыюга әзерлек буенча смотр-конкурс узды. Хуҗалыкларның урып-җыюга әзерлеген махсус комиссия тикшерде. Комиссия составына үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың торышын тикшерү идарәсе башлыгы Р.Р.Зиатдинов, ТР авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгының хезмэтне саклау секторы мөдире А.Р.Салахов, шушы ук министрлыкның терлек азыгы җитештерү секторы мөдире И.Р.Хафизов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы И.И.Валиев, Гостехнадзор инспекторы Х.М.Гайнуллин, хуҗалык җитәкчеләре керде.
Экспертлар тикшерү барышында ашлык җыю комбайннарының, ашлык складларының, ашлык чистарту машиналарының торышын тикшерделәр, хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә игътибар иттеләр. Механизаторларга түләү, сменалы эш оештыру, матди стимуллаштыру проблемалары да күтәрелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча 1-нче урынга «Агрофирма «Нармонка» ҖЧҖнең 1 филиалы чыкты, 2-3 урыннарны үзара 1 һәм 2 филиаллар бүлеште, 4 урында – АО «Олы Кариле».