30 июль көнне Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин район предприятиесе, оешма, учреждение җитәкчеләре һәм җирлек башлыклары белән атналык киңәшмә үткәрде.
Кама Тамагы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев авыл хуҗалыгы оешмаларының 2018 елның I яртыеллыгына эш нәтиҗәләре белән таныштырды. «Кама Тамагы» полиция бүлекчәсе начальник урынбасары Дмитрий Россиев районның 2018 елның I яртыеллыгына оператив хәлләр турында чыгыш ясады.
Урып-җыю чорында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, социаль әһәмиятле объектларны аварияләр вакытында электр энергиясе белән тәэмин итү вариантлары турынды Кама Тамагы район электр челтәре начальнигы Александр Зубарев чыгыш ясады.