Кредитлар буенча процентларны түләү өчен чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидия алу хокукына сайлап алу конкурсы игълан ителде

2018 елның 31 июле, сишәмбе

Россиянең Сәнәгать министрлыгы комплекслы инвестиция проектлары исемлегенә кертү максатларында гражданлык сәнәгатенең өстенлекле юнәлешләре буенча яңа комплекслы инвестиция проектларын конкурста сайлап алуда катнашу өчен заявкалар кабул итә башлау турында игълан итте.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 03 гыйнварындагы 3 номерлы карары нигезендә федераль бюджеттан субсидияләр Россия оешмаларына 2017-2019 елларда алынган инвестиция кредитлары буенча РФ валютасында, РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 20 июлендәге 702 номерлы карары нигезендә исәпләп чыгарылган база индикаторының 0,7 күләмендә бирелә.

Үз чиратында, 2014-2016 елларда РФ валютасында алынган кредитлар буенча субсидияләр инвестиция кредиты бәясенең бер өлешен компенсацияләү өчен Россия Үзәк банкының төп ставкасаның 0,7 күләмендә бирелә.

РФ валютасында номинацияләнгән облигацияләр буенча субсидияләр оешманың облигация займнары буенча купон керемен түләүгә булган фактик чыгымнары суммасының 70 проценты күләмендә бирелә.

Бу вакытта инвестиция проектының гомуми бәясе түбәндәгечә булырга тиеш:

- 2014-2016 елларда алынган кредитлар буенча субсидияләр бирелгәндә 150 млн. сумнан башлап 5 млрд. сумга кадәр;

- 2017-2019 елларда алынган кредитлар буенча субсидияләр һәм облигацияләр буенча субсидияләр бирелгәндә 150 млн. сумнан башлап 7,5 млрд. сумга кадәр (аларга карата Россия Федерациясе катнашында махсус инвестиция контракты төзелгән инвестиция проектлары өчен – 10 млрд. сумга кадәр).

Гаризалар тапшыру, документлар алмашу, субсидияләр бирү шартлары үтәлешен күзәтү һәм тикшереп торуга бәйле барлык процедуралар хәзер санлаштырылган форматка күчерелгән. 

 Электрон хезмәттәшлек Сәнәгатьнең дәүләт мәгълүмат системасы (http://minpromtorg.gov.ru/ministry/infosys/#gisp) аша гамәлгә ашырыла.

Конкурста сайлап алуда катнашу өчен заявкалар 2018 елның 23 июленнән 20 августына кадәр кабул ителә.

Өстәмә мәгълүматларны Сәнәгатьне үстерү фондының консультацияләр үзәгендә алырга мөмкин.

Элемтә өчен: Топорков Николай Викторович, телефон: (495) 221-90-04 (өст. 406), электрон почта адресы: toporkov@frprf.ru.

 

РФ Хөкүмәтенең 03.01.2014 №3 карары

РФ Хөкүмәтенең 20.07.2016 №702 карары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International