2018 елда Татарстанда 97 спорт мәйданчыгы төзеләчәк

2018 елның 31 июле, сишәмбе

2018 елда Татарстанда 97 спорт мәйданчыгы төзү күздә тотыла, әлеге максатларга 310 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте Төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Динар Сәгъдәтуллинга сылтама ясап хәбәр итә.

Программа гамәлгә ашырыла башлаган вакыттан алып – 2013-2016 елларда республикада 670тән артык спорт мәйданчыгы төзелгән. Әлеге максатларга ТР бюджеты һәм федераль казнадан 1,4 миллиард сум акча бүлеп бирелгән, диде Сәгъдәтуллин. Ул билгеләп үткәнчә, узган елда Татарстанда 120 спорт мәйданчыгы ачылган.

Ведомство тарафыннан оештырылган матбугат туры барышында журналистлар быел Казанның Идел буе районында төзелгән универсаль мәйданчыкта булды.

Аның үзенчәлеге шунда ки, биредә җәен – футболчылар һәм баскетболчылар, кышын исә хоккейчылар шөгыльләнәчәк. Мәйданчыкта 250 метр озынлыгындагы йөгерү юлы да бар. Спорт объектын сафка бастыруга барлыгы 10,3 миллион сум акча юнәлдерелгән, дип хәбәр итте ведомство вәкиле. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International