Район балалар китапханәсендә юлбарыс көненә багышланган чара узды. Яшь кунаклар викторина сорауларына җавап бирделәр, рәсемнәр ясадылар, Борис Житковның «Ничек фил хуҗасын юлбарыстан коткарган» хикәясен укыдылар. Балаларга «Юлбарыс сукмагы», «Җитез юлбарыс», «Юлбарыс ауда» уеннары тәгъдим ителде. Бәйрәм чарасында кунаклар журналлар һәм татлы призлар белән бүләкләнделәр, ә иң мөһиме – яңа белем һәм яхшы кәеф белән кайтып киттеләр.