Халык сынамышларыда куркынычсызлык өчен

2018 елның 3 августы, җомга

Чиркәу  бәйрәмнәре буенча Илья көне килеп җите. Бу көн һәр елны 2 августта билгеләнеп үтелә. Бәйрәмнең йолалары буенча, шушы көннән башлап су коенырга ярамый. Бу сынамышлар әлбәттә узып баручы елга бигерәк тә әһәмияткә ия, чөнки республика буенча  мәглүматләрне  карасак, барлыгы су коену сезонында гына да 65 фаҗигәле хәлләр килеп чыкты, 53 кешенең гомере өзелде, шуларның 4 балалар.

Бу фаҗигале хәлләрнең төп сәбәпләре булып тыелган җирдә исерек килеш су коену, гади генә кагыйдәләрне үтәмәу, балаларны күзәтмәү, үзләрен генэ сулыклар буенда калдыру булды. Әлбәттэ кешеләр сулыклар буенда ял итәргә хокуклы, әмма су коеныр алдыннан алар сулык белән таныш булуы зарур. Сулыкның тирәнлеге, су астында куркыныч әйберләр булмавы, лэм, су үсемлекләрнен дә булмавы бик мөһим.

Кече куләмле көймәләр буенча дәүләт инспекциясенең  Кама Тамагы булекчәсе хезмәткәрләре  тарафыннан су коену сезоны башланыр алдыннан район башкарма комитеты җитәкчеләренә сулыкларны барлау, су коенырга яраксыз хәлдәгеләр буенда кисәтү билгеләре куюны төп бурыч  булуы турында  хатлар җибэрелгән иде инде.

Татарстан Хокумәтенең 2009 елның 23 апрелендәге 256нчы карарында каралган кагыйдәләрне бозган өчен Татарстан Республикасының административ кодексының 3.10 матдәсе нигезендә тәртип бозучыларга каршы административ җәза да кулланырга мөмкин.

Кеше гомере бер генә. Нинди генә җәза, чикләүләр куллансаң да, үзең гади генә кагыйдәләрне үтәмәсән фаҗигаләрне бетеру бик кыен булачак.

Хормәтле райондашлар һәм кунаклар! Сезгә тагын бер кат кагыйдәләрне исегезгә төшерәбез:

- ашаганнан соң 1-2 сәгатьтән соң гына су коенырга ярый.

- сулыкның җылылыгы 15 градустан да түбән булса чыныкмаган кешегэ йөзәргә киңәш ителми.

- ят сулыкларда су керергә ярамый. Су астында куркыныч эйберләр булуы мөмкин.

- кызынганнан соң кинәт кенә суга чумарга ярамый, салкын суга тән экрен генә иялэштерергә тиеш.

- исерек хәлдә су коенырга катгый рәвештә тыела.

- балаларны сулыклар буенда үзләрен генә калдырмагыз.

Инспекторлык бүлекчәсе хезмәткәрләре сезгә матур, куркынычсыз яллар тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International