Татарстан башкаласының “Казан Арена” стадионы территриясендә “Рубин” футбол клубының җанатарлары өчен фан-парк ачылды. Шул рәвешле, хәзер “Рубин” җанатарларының үз фан-зонасы барлыкка килде һәм 2018-2019 ел сезоны дәвамында команда Казанда уйнаган көннәрдә ул ачык булачак. Биредә концерт сәхнәсе, фото зонасы урнаштырылган, җанатарлар арасында төрле кызыклы ярышлар үткәрелә, сувенирлар сатыла һәм бүләкләр уйнатыла. Фан-зона ачылган беренче көнне “Рубин” биредә үзенең яңа уенчылары белән таныштырды.