Татарстанда игеннәр 29 процентка якын мәйданда суктырылган

2018 елның 7 августы, сишәмбе

Татарстанда 426,6 мең гектар мәйданда игеннәр суктырылган, бу планның 28,7 проценты дигән сүз. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республиканың Чистай, Буа, Алексеевск, Тәтеш һәм Сарман районнарында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар иң зур мәйданда җыеп алынган.

Республикада 1 миллион 225,5 мең тонна ашлык суктырылган, шуның 879,3 мең тоннасы – көзге бодай, 218,2 мең тоннасы – арыш, 88,3 мең тоннасы – арпа. Игенчеләр 18,6 мең гектар мәйданнан 29,6 мең тонна борчак җыеп алган.

Уракта Зәй, Сарман, Актаныш һәм Нурлат районнары әйдәп бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International