Китапханәдә песиләр көне

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

  Бөтен дөнья мәчеләр көненә Район балалар китапханәсендә балалар өчен мәчеләр турында “Мактаулы - мыеклы йомшаккай” китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар башка илләрдә песиләр көнен ничек билгеләп үткәннәрен белделәр, песиләр турында кызыклы вакыйгалар белән таныштылар, мәкальләр әйттеләр, табышмаклар чиштеләр, мультфильмнардан өзекләр карадылар.

  Тенеш поселок китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә яраткан песиләренең рәсемнәрен ясарга тәгъдим итте. Бәйрәмнең төп максаты – балаларда хайваннарга карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International