Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном учреҗдениесенең социаль хезмәткәрләре 2018 елның 9 августында Чаллы авылында социаль хезмәтләр алучыларның өйләренә барып “Өлкәннәр һәм инвалидларның куркынычсызлык мәктәбе” технологиясе кысаларында мошенниклык турында әңгәмә үткәрделәр.
Технологиянең максаты - мошенниклык корбаны булудан саклану чаралары. Төп бурычларның берсе, көндәлек тормышта өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның куркынычсызлык дәрәҗәсен арттыру.
Әңгәмә тәмамланганнан соң социаль хезмәтләрләр өлкәннәргә буклетлар һәм белешмәлекләр тапшырдылар.